"Чиста шәһәр" урамнарны төзекләндерергә әзер
Көн темасы

"Чиста шәһәр" урамнарны төзекләндерергә әзер

Район башлыгы Айдар Салахов район башкарма комитеты җитәкчесе Камил Нәҗмиев белән "Чиста Шәһәр"оешмасының җитештерү базасында булдылар.

Беренче чиратта сүз әлеге оешманың урамдагы чокырларны асфальт белән ямауга әзерлеге тикшерелде. Техника әзер, асфальт катнашмасына заказ бирелгән. Технологик таләпләргә туры килсен өчен һава торышының җылытканын гына көтәләр.Очрашуда предприятие җитәкчесе Виталий Рубцов белән алда торган башка эшләр буенча да сөйләшү булды. Шул ук вакытта территорияне төзекләндерү проблемасы да күтәрелде.


Нет комментариев