Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Дәвек авылында яшәүче Рәсимә Кадырованы 90 яшьлек юбилее белән котладылар

Райондашыбызның хезмәт юлы 15 яшендә башлана

Минзәлә районы Дәвек авылында яшәүче Рәсимә Сабир кызы Кадырованы 90 яше белән котладылар.

— Рәсимә апа шушы авылда 7 еллык мәктәпне тәмамлап 15 яшеннән фермага сыер савырга эшкә керә. 1960 елны кияүгә чыга. Рәсимә апа бөтен гомерен колхозда эшләп үткәрә. Пенсиягә чыгар алдыннан мәктәптә идән юучы булып эшкә керә. Тормыш иптәше белән ике бала тәрбияләп үстерәләр. Хәзерге көндә Рәсимә апаның 5 оныгы, 5 оныкчыгы бар, кадер-хөрмәттә улы, килене тәрбиясендә гомер кичерә, — дип «Минзәлә-информга» хәбәр итте Тауасты Байлар авыл җирлеге башлыгы Зөлфия Гәрәева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев