Электрон ярминкәдә Минзәлә фермерлары актив түгел
https://yarmarka16.ru/ - авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүчеләреннән яңа гына җитештерелгән продукция.
Безнең районда “Электрон ярминкә” дә “Ильнур” КФХсы, “Калморза” ҖЧҖ, “Заиковский” ҖЧҖ, “Минзәлә” ҖЧҖ, “Чулман” ҖЧҖ 2017 елның 20 декабрендә теркәлгән. Алар сатып алучыларга ашлык, ит, сөт тәкъдим итәләр.
Татарстан Республикасында яңа интернет-проект эшли башлады, ул авыл хуҗалыгы продукциясе сатучыларын һәм аны сатып алучыларын берләштерә. Әлеге проект 2017 елның декабрендә эшли башлады һәм бүгенге көндә анда 200дән артык җитештерүче теркәлгән, алар арасында крестьян-фермер хуҗалыклары да, шәхси ярдәмче хуҗалыклар да бар. Шулай ук электрон ярминкәгә экологик чиста продукция, хәләл продукция җитештерүчеләр дә теркәлә алалар. Электрон ярминкә мәйданчыгы сатып алучыларга өйдән чыкмыйча гына кирәкле продукция белән танышырга һәм бәяләрне чагыштырып карарга мөмкинлек бирә. Сатып алучы шулай ук алынган продукция турында үз фикерен калдыра ала, бу инде сатып алынган товарга карата башкаларда фикер тупларга ярдәм итәчәк.
Сатучылар “Электрон ярминкә” проекты аша сәүдә мәйданчыкларын арендалауда, сатучыларга хезмәт хакы түләүдә, шулай ук башка чыгымнарда акчаларын янга калдыра алалар дигән сүз.
.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев