Гөлек авылында республика программасы буенча су челтәрләрен реконструкциялиләр
Эшләрне тулысынча 2023 елда тәмамлау планлаштырыла
(Илшат Вагыйзов. "Минзәлә-информ»)
Минзәлә районының Гөлек авылында су белән тәэмин итү челтәрләрен реконструкцияләү буенча эшләрнең чираттагы этабы башланды.
Ильмира Аксюкова, Урыс авыл җирлеге башлыгы:
- Эшләр «Татарстан Республикасы торак пунктларында капиталь ремонт һәм реконструкцияләнергә тиешле, халыкны эчәргә яраклы су белән тәэмин итү" программасы буенча алып барыла. Подрядчы оешма төзекләндерү эшләрен уңышлы төгәлләгәч, Гөлек авылында су белән тәэмин итү сыйфаты мәсьәләсе хәл ителер дип өметләнәбез.
ПМК «Мелиорация» подрядчы оешмасы 2021 елда су белән тәэмин итүне реконструкцияләүгә кереште. Узган ел 110 мм диаметрлы су челтәрләре 1053,4 мм да үткәрелде. ПТО инженеры Елена Курамшина хәбәр иткәнчә, быел 110 мм диаметрлы су челтәрләрен 837 метрда һәм 63 мм диаметрлыны -186,2 метрда үткәрү планлаштырыла.
2023 елда 1052 метр (110 мм) һәм 440 метр (63 мм) суүткәргеч торбалар салып, шулай ук 50 шәр куб. м күләмле 2 су башнясы монтажлап эшләрне төгәлләү планлаштырыла..
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев