Гөлшат Зәйнашева үз иҗатында Минзәләгә кояш гомере теләде
Гөлшат Зәйнашеваның “Кояш гомере телим мин, Минзәләм сиңа” дигән сүзләрен девиз итеп алып, фестиваль быел җиденче тапкыр үтә.
Быел фестиваль Тукай исемендәге премия лауреаты шагыйрә, драматург Гөлшат Зәйнашеваның 90 яшьлек юбилеена багышлана.
Фестиваль официаль төстә һәм ике этапта үтәчәк. Фестивальне үткәрү положениесендә район башкарма комитетының мәдәният, мәгариф бүлекләре оештыручылар итеп билгеләнде. Элекке елларда ул театрда, педагогия колледжында үткәрелсә дә, төп үткәрүче булып Югары Тәкермән җирлегегенә тора иде.
Беренче этапта районның мәгариф бүлеге шигырь, кул эшләнмәләре, рәсемнәр конкурсы өчен, мәдәният бүлеге җырлар һәм икенче этап сценария өчен җавап бирә. Беренче этапта Минзәләнең уку йортлары студентлары да катнаша, конкурс педагогия көллиятендә 21 сентябрьдә үтәчәк. Фестиваль 28 сентябрьдә театр бинасында үткәреләчәк. Анда Сарман, Мөслим, Тукай, Әгерҗе, Менделеевск районнарыннан да катнашучылар көтелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
MAX: Новости Мензелинска - Мензеля онлайн
Одноклассники: ok.ru/menzelinsk
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев