Гөлек авылында тыл ветеранын юбилее белән котладылар
Мөфәккиха ханым гомерен педагог хезмәтенә багышлаган
Илшат Вагыйзов, «Минзәлә-информ»
Гөлек авылында гомер итүче Мөфәккиха Мәүләветдин кызы Камалова үзенең 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Мөхтәрәм шәхесне гомер бәйрәме белән котларга Урыс авыл җирлеге башлыгы Ильмира Аксюкова һәм бюджет хезмәткәрләре килделәр.
— Мөфәккиха Мәүләветдин кызы 1928 елның 2 августында Минзәлә районының Хуҗәмәт авылында туа. 7 сыйныф тәмамлагач, Минзәлә педагогия училищесына укырга керә. Аны тәмамлаганнан соң Минзәлә районының Югары Тәкермән авылында укытучы булып эшли. 1948 елда Гөлек авылына күчеп килә һәм лаеклы ялга чыкканчы урта мәктәптә укытучы булып эшли. 1951 елда кияүгә чыга. Мөфәккихә ханымның бик күп Рәхмәт хатлары һәм Мактау грамоталары бар. «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәте өчен» медале белән бүләкләнгән. Ире белән 6 бала тәрбиялиләр. Ә6инең 6 оныгы, 7 оныкчыгы бар, — дип хәбәр итте «Минзәлә-информ» га Ильмира Аксюкова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев