Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Гражданнар җыенында Урыс авыл җирлеге осталарының кул эшләнмәләре тәкъдим ителде

Җирлек халкы белән район җитәкчелегенең очрашуы Тулбай авылы мәдәният йортында үткәрелде.

Илшат Вагыйзов, “Минзәлә-информ”

Җыенга килүчеләр өчен Урыс авыл җирлегендә яшәүче осталарның кул эшләнмәләреннән күргәзмә әзерләнде.

- Агымдагы ел Россиядә Педагоглар һәм остазлар елы, Татарстанда Милли мәдәниятләр елы һәм гореф –гадәтләр елы дип игълан ителүен истә тотып, күргәзмәне шул тематикаларга туры китереп әзерләдек. Биредә  Гөлек авылыннан Сәрия Зәлилова, Фәйрүзә Бәдртдинова, Тулбай авылыннан Гәүһәрия Камалиева, Сәгыйрь Билалов, Сабирҗан Сайранов, Урыс авылыннан Рәисә Бәдретдинованың кул эшләнмәләрен тәкъдим итәбез. Шулай ук Рәфкать Закиров исемендәге Урыс гомумбелем бирү мәктәбенә һәм Тулбай авылында Гөлсинә Билалова оештырган туган як авыл музеена багышланган экспозицияләр урнаштырдык, - дип сөйләде Урыс гомумбелем бирү мәктәбе директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары Светлана Сабирова.

Күргәзмә белән җыенны алып барган  Минзәлә район башлыгы Айдар Салахов та зур дикъкать белән танышып чыкты.

Җыен башланыр алдыннан шулай ук “Тулбай җәүһәрләре” ансамбле дә матур музыкаль номер белән чыгыш ясады.

Җыенда күтәрелгән мәсьәләләр турында газетабызның алдагы саннарда тулырак язарбыз. Җирлек тормышы белән тәфсилләп таныштырган Урыс авыл җирлеге башлыгы Ильмира Аксюкованың эшчәнлеген биредә уңай бәяләүләре күренеп тора.

Җыен ахырында район башлыгы Айдар Салахов Рәфкать Закиров  исемендәге Урыс гомумбелем бирү мәктәбе коллективына, Урыс, Гөлек, Тулбай авыл халкына “Ярдәм янәшә/Помощь рядом” волонтерлык хәрәкәтендә актив катнашканнары өчен Рәхмәт хатлары тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев