Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Гыйнвар аенда Минзәлә шәһәре урамнарыннан 5154 тонна кар чыгарылган

Рәхәтләнде һава торышы быел. Ялкауларга зарланырга сәбәп чыгарды.

Илдус Шаһиев, Минзәлә- информ

Эшләгән кешегә мәшәкатьне ике тапкырга диярлек арттырды."Чиста шәһәр" коллективына да бу турыдан- туры кагыла.Шәһәрдә барлыкка килгән тротуарларны чистартырга өйрәнәсе бар.Анда эшләргә тагын берничә мини трактор кирәк.Садак һәм Элеватор бистәләрендә яшәүче кешеләр саны арта бар.Карның күплеге юл ачканда тыкрыкларда киренкелек тудыра.

Мондый шартларда нигезле зарланулар була инде.Нигезсезләренә дә бик үпкәләми әлеге коллектив хезмәтчәннәре.Карны алардан башка чистартучы барыбер юк.

Виталий Рубцов, "Чиста шәһәр" оешмасы җитәкчесе:

Безнең грейдерлар шәһәр урамнарына бүленгән, авылларны да үги итмибез.Болай да тар урамнарны чистартып узуга, кайбер кешеләрнең ишек алларынннан, капка төпләрененнән карны яңадан юлга ташлауларына аптырыйм мин.Юл хәрәкәтенә нык комачаулагын аңламыйлар бугай.Хәрәкәт интенсив булган урамнардагы карны оператив җыештырып алырга тырышабыз.Барлыгы алты мең тоннадан артык кар чыгарылды.Иң күбе гыйнварда.Ноябрь, декабрьдә дә тик тормадык.Февральдә дә көн саен 60 тоннадан артык кар түгелә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев