Реклама
Көн темасы
Ярминкәгә килми калмагыз
Басуларда уракның беренче өлеше тәмам. Кукуруруза, көнбагыш, чөгендерне җыеп аласы бар әле.
(Илдус Шаһиев, «Мензеля- информ»)
Шәхси бакчалардагы уңышның шактый өлеше җыеп алынды.
Шуңа бу ярминкәдә җиләк- җимешнең, яшелчәнең бар төредә булыр дигән өмет бар. Бу көнне товарның бәясен сатучы куйса да, сатып алучы да кирәк бит. Тавык күкәен, яңа сауган сөтне, балны, итне һәм башкасын шәһәрдә яшәүчеләр генә түгел, авылда көн күрүчеләр дә ала хәзер.
Шулай итеп көзнең шәһәрдәге беренче яоминкәсе 9 сентябрьдә үтәчәк. Түбән Каманың колбасасы гына түгел, түзәрлек бәягә елга балыгы, басуларда үскән ашлык, абзарларда симергән эре мал, тавык, үрдәк, каз ите булыр дип өметләник.
Сигезенче сентябрьдә Әтрәкледә дә беренче ярминкә үтәчәк. Чагыштырып карарга мөм кинлек булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев