Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Игелекле эшләр географиясен ничек киңәйтергә

“Бердәм Россия” партиясе Татарстан төбәк бүлегенең “Игелек технологияләре” социаль онлайн-форумы узды.

(Минзәлә, Флүрә Мусина, “Минзәлә-информ”)
Коронавирус пандемиясе башланганнан бирле Татарстан төбәк бүлеге Россиянең барлык төбәкләрендә волонтерлык үзәкләрен ачты. Форумда төп тема шушы темага – волонтерларга һәм ярдәмгә мохтаҗларга битараф булмаган кешеләргә багышланган иде.
Пандемия тормышыбызга үзгәрешләр кертеп кенә калмады, ул безне төрле яклап сынады да. Шундый шартларда халыкка ярдәм итүнең төрле чаралары күрелде.
Авыр шартларда халыкның бердәм булуына, бер-берсенә ярдәм итүенә инандык.
Шулар белән беррәттән, пандемия аркасында авыр ситуациядә калган, ярдәмгә мохтаҗ булган кешеләргә булышлык итү йөзеннән, волонтерлык үзәкләре эшли башлады.
“Игелек технологияләре» форумы эшендә катнашкан волонтерлар, Татарстанның хәйрия оешмалары активистлары, һ.б.лар үзләренең эш тәҗрибәләре, проектлары белән уртаклаштылар, республикада волонтерлык хәрәкәтен үстерү буенча тәкъдимнәр керттеләр. Алар арасында хәйриячелек фондлары турында сөйләүчеләр дә, хуҗасыз этләр проблемасын кузгатучылар да, волонтерлык хәрәкәтләренә финанс ярдәме күрсәтү кебек мәсьәләләрне дә күтәрүчеләр дә булды..
– Игелекле эшләр географиясен ничек киңәйтергә була. Шушы юнәлештә күп фикерләр, тәкъдимнәр яңгырады. Димәк, резервлар бар. Шундый әйтем бар, игелек җирдә ятмас. Кылган игелекләр ул кабат игелек булып, хөрмәт булып әйләнеп кайта. Һәрбер халыкка ярдәмчеллек, игелек хас. Бердәм булу, ярдәм итү, миһербанлылык ул безнең күңел түренә салынган – ул беркая да китмәгән, күпмилләтле халкыбыз традицияләре белән үрелеп бара, – диде ТР Дәүләт Советы рәисе, «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге сәркатибе Фәрит Мөхәммәтшин форумның йомгаклау өлешендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев