Җирдәге тынычлык өчен алар – сугыш һәм тыл ветераннары алдында башыбызны иябез
Көн темасы

Җирдәге тынычлык өчен алар – сугыш һәм тыл ветераннары алдында башыбызны иябез

Бүген безнең янәшәбездәге сугыш һәм тыл ветераннарын зурлап, хөрмәтләгәндә без шуны аңлыйбыз: аларның батырлыгы һәм тылдагы тырыш хезмәтләре бәрабәренә Җиңүгә ирешелде.

Җирдәге тынычлыкны алар яулап алды, Ватаныбызның, хәзерге буынның иреге өчен алар кан коеп түләде, тиңдәшсез батырлыклар кылды. Шуңа да без алар алдында мәңгегә бурычлы. 
–Сезнең Җиңү алдында башыбызны иябез, сезгә ныклы сәламәтлек, бәрәкәтле тормыш, шатлыклы көннәр телибез. Бүгенге матур тормышыбыз, Җиңү өчен рәхмәт сезгә!– Минзәлә муниципаль район башлыгы урынбасары Камил Нәҗмиев шәһәребездәге сугыш һәм тыл ветераннары Пелагея Казакова, Зинаида Тарасова, Әзһәрия Шакированың өйләренә барып, Татарстан Республикасы дәүләт бүләге –"За доблестный труд" медален тапшырганда шундый сүзләр белән тәбрикләде ветераннарыбызны. Ветераннарга дәүләт бүләген тапшыру мизгелендә шулай ук район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Нэля Бикеева, район халыкны социаль яклау бүлеге начальнигы Татьяна Мясникова да катнаштылар, ветераннарның хәлләрен,тормыш-көнкүрешләрен белешеп, гозерләрен тыңладылар. 
Ветераннарның һәркайсының яше тугыз дистәдән өстә. Шулай булса да алар көр күңелле, тормыштан канәгать. Тыныч тормышыбыз өчен гомерләрен аямыйча озын фронт юлларын узган ветераннар сугышчан һәм хезмәт юлларын, сугышчан дусларын искә төшерделәр. Бүгенге тормышлары турында сөйләделәр. 
– Хәзерге һәм аннан соңгы буынга без кичергән авыр сугыш елларын кичерергә язмасын. Күк йөзе аяз булсын, халкыбыз дус булып, бердәм булып яшәсен, – дигән теләкләрен әйтергә ашыкты ветераннарның һәркайсы әлеге дулкынландыргыч минутларда. 
Ветераннарыбызның сугышчан һәм хезмәт юллары турында тулырак "Минзәлә"-"Мензеля" район газетасының алдагы саннарында укый аласыз. 
Сан 
Татарстан Республикасы дәүләт бүләге –"За доблестный труд" медален районыбыздагы 29 сугыш ветеранына тапшырылачак. 


Нет комментариев