Ишегалды чиста икән, күңел дә чиста була
Көн темасы

Ишегалды чиста икән, күңел дә чиста була

Татарстан Республикасы Президенты инициативасы белән башланган “Безнең ишегалды” программасына быел Минзәлә шәһәрендәге күпкатлы йортларның алты ишегалды керде.

(Минзәлә, 25 август, “Минзәлә-информ”, Флүрә Мусина).

”Безнең ишегалды” программасы буенча төзекләндерелгән Пионерлар урамы,33, Пролетарлар урамы, 46, Тукай урамы, 66, Чернышевский урамнарындагы  67, 67Б күпкатлы йортларының ишегалдын файдалануга тапшыру тантанасы булды.

Район башлыгы Айдар Салахов ишегалларын төзекләндерүдә катнашкан һәркемгә рәхмәт сүзләрен җиткерде, күпкатлы йортларда яшәүчеләрне бәйрәм белән тәбрикләде:

– “Безнең ишегалды” программасы кысаларында күпкатлы йортлар ишегалларында уңайлы мохит булдырылды. Әлеге ишегалды – шушы программа буенча төзекләндерелгән беренче территория. Киләчәктә тагын 60ка якын ишегалды төзекләндерәләчәк. Төзекләндерүдә проект ясаучылардан, подрядчылардан тыш, әлеге ишегалдында яшәүчеләр дә зур тырышлык куйды, өмәләр үткәрелде, спонсорлар да зур өлеш кертте. Алга таба да шушы активлыкны дәвам итик, кулга-кул тотынып шәһәребездә, ишегалларында матурлык булдырыйк һәм аларны саклап тотыйк.

– Татарстаныбызда 50  федераль һәм республика программалары тормышка ашырыла. Катлаулы икътисади вәзгыятькә карамастан, "Безнең  ишегалды" программасы тулы күләмдә тормышка ашырыла. Төзекләндерү эшләре "Татнефть" средстволарыннан финанслана. Ишегалларында уңайлыклар тудырылды, иң мөһиме – булдырылганны сакларга кирәк. Күпкатлы йортларда яшәүчеләр дус һәм тату яшәсен, буш вакытыгыз булганда җыештырып, буяп, юып, ишегалдын чиста тотарга кирәк. Ишегалды чиста икән, күңел дә чиста була, – дигән теләкләрен җиткерде күпкатлы йортларда яшәүчеләргә Минзәләдә ”Безнең ишегалды” программасы буенча төзекләндерелгән ишегалдын файдалануга тапшыру тантанасында катнашкан Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Азат Хамаев .

–Күпкатлы йортларда яшәүчеләрнең фикерләре истә тотылды, теләкләре чынга ашырылды, – дип ТОС№3 җитәкчесе Надежда Волошенко күпкатлы йортларда яшәүчеләр исеменнән республика, район җитәкчелегенә рәхмәтен җиткерде.

Безнең өстәмә

Тантанада ишегалларын төзекләндерүдә тырыш хезмәт куйган бер төркем эшче-хезмәткәрләргә, актив катнашкан беренче урта мәктәп коллективына, әлеге мәктәп директоры Ольга Ильинага, ТОС№3 җитәкчесе Надежда Волошенкога, күпкатлы йортларда яшәүчеләргә  район башлыгының Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Тантанада шулай ук  ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры урынбасары Айназ Ярмилов катнашты.


Нет комментариев