”Безнең ишегалды” программасы буенча быел районда күпкатлы йортларның тугыз ишегалды территориясе төзекләндерелә.
(Флүрә Мусина, “Минзәлә-информ”)
Бүген район башлыгы Айдар Салахов төзелеш объектларында планеркалар үткәрде, шуларның берсе Изыскательләр урамындагы 3 нче комплекста урнашкан күпкатлы йортлар янында булды. Биредә төзелеш буенча җаваплы җитәкчеләр белән эш барышын карады.
Күпкатлы йортлар ишегалларын төзекләндерүне Игорь Фрик җитәкчелегендәге “Автострой” подрядчы оешмасы башкара. Моңа кадәр алар Изыскательләр урамындагы 3/13, 3/17 нче йортлар ишегалды территориясен төзекләндерделәр. Ишегалдына керү юлына асфальт җәелде, тротуар ясалды. Автомашина куяр өчен 12 урынлы автостоянка булдырылды. Изыскательләр урамындагы 3/6, 3/7, 3/8, 3/9 йортлар ишегалдында да күп эшләр башкарылды. Хәзер алар 3/3, 3/4, 3/5, 3/14 нче йорт ишегалдында эшлиләр. Мәйданы зур – 20627,2 кв.м били.
Биредә эшләр график буенча бара. Район башлыгы Айдар Салахов ишек алды территориясендәге балалар уен мәйданчыгында МАФлар санын арттырырга тәкъдим итте. Өстәмә МАФлар ТОС откан грант средстволарына урнаштырылачак.
–Төзекләндерү эшләрен сыйфатлы итеп башкарырга кирәк, ә үзгәрешләр биредә яшәүчеләргә уңайлы булсын, – диде район башлыгы Айдар Салахов подрядчы оешмага, Идарәче компания җитәкчелегенә бурычлар куйганда.
“Безнең ишегалды” программасы ишегалларына шактый үзгәрешләр кертә: йортларга керү юлларына асфальт салына, тротуарлар, парковкалар, балалар өчен уен мәйданчыклары ясала, аларга уен элементлары урнаштырыла, яктырткычлар яңартыла, подъезд яннарына эскәмияләр, чүп савытлары куела.
Планерка барганда шәһәр җитәкчелегенә шушында яшәүче бер ханым сорау бирде: “Подъездларга керү өлешендәге клумбаларга чәчәкләрне кем утыртачак?”
Программа кысаларында югарыда санап үтелгән эшләр башкарыла, уңайлыклар тудырыла. Ял иткән арада үз подъездың каршына чыгып, бер-ике төп чәчәк утырту, су сибеп тору авыр булмастыр. Әнә ич, Атлар мәйданындагы күпкатлы йортларда яшәүчеләр үзләре үстергән чәчәкләргә сөенеп яшиләр. Шулардан үрнәк алыргадыр?
Безнең өстәмә
“Безнең ишегалды” программасы буенча быел районда 9 ишегалды территориясе төзекләндерелә:
Изыскательләр урамы, 3/3, 3/14, 3/4, 3/5;
Изыскательләр урамы, 3/6, 3/7, 3/8, 3/9;
М.Җәлил урамы, 26;
Изыскательләр урамы, 3/13, 3/17;
Кызыл Армия урамы, 23;
Чаллы тракты, 37;
Космодемьянская урамы, 1;
Космодемьянская урамы, 11А.
Юртау бистәсендәге Лесная урамы, 4, 6, 6А;
Нет комментариев