Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Иске Иркәнәштә отпускка кайткан мобилизацияләнүчеләр белән очраштылар

Мобилизацияләнүче якташларыбыз ике атналык отпускка кайта башладылар.



Илшат Вагыйзов, "Минзәлә-информ"
Иске Иркәнәш авылы клубында әлеге җирлектән мобилизацияләнгән ике якташ белән очрашу булды. Шәхси сөйләшүдә егетләр туган якка кайтып килү мөмкинлеге барлыкка килүгә шат булуларын билгеләп үттеләр. Райондашлар, авылдашлар тарафыннан җыелган гуманитар ярдәмнең барып җитүен әйтеп, рәхмәтләрен белдерделәр.

Очрашуның рәсми өлешендә Иркәнәш авыл җирлеге башлыгы Илгизәр Камалов егетләрнең гаиләләренә чәй сервизлары бүләк итте һәм авылдашларга:
- Егетләрнең отпусклары беткәнче, аларга бергәләшеп күчтәнәчләр, кирәк-яраклар җыеп җибәрсәк, әйбәт булыр иде, - дип мөрәҗәгать итте.

Әлеге тәкъдим бертавыштан хуплап кабул ителде.


Отпускка кайткан мобилизацияләнүчеләр белән очрашуга Минзәләдә гуманитар ярдәм җыю штабы булган "Ялкын" яшьләр үзәге директоры Ирина Михайлова да килде.

Ул егетләрне районыбыз, республикабыз горурлыклары дип атап, аларны шулай каһарман итеп тәрбияләгәннәре өчен әти-әниләренә рәхмәт әйтте. Район башлыгы Айдар Салахов, яшьләр үзәге, гуманитар ярдәм җыючылар исеменнән күчтәнәчләр тапшырды.

Безнең өстәмә
Бу көнне Иске Иркәнәшкә гастроль белән Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры да килгән иде. Егетләр белән очрашудан соң, авыл халкы "Ташлап китмә" (автор - Аманулла, куючы режиссер - Булат Бәдриев) спектаклен карады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев