Иске Иркәнәштә Ык буен чүптән арындыру буенча өмә үткәрделәр
Әлеге өмә Иркәнәш авыл җирлеге советы депутаты Рөстәм Шәрәфетдинов инициативасы белән үткәрелде.
Техника — трактор һәм арба, шулай ук капчыклар белән дә ул булышты. Авыл халкы әлеге өмәдә актив катнашты. Үзләренең машиналары һәм тагылмалы прицеплары белән төшүчеләр дә булды.
— Ык буйлары ямьле, чиста булсын, чүпләребезне теләсә кая ташламыйк! Югыйсә, атна саен чүп җыючы машина килә, чыгарып куйыйк, алып китәләр, — диләр туган як табигатенә битараф булмаган иркәнәшлеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев