Иске Иркәнәштә үткәрелгән Кыш озату бәйрәмендә Кыш Бабай һәм Нәүрүзбикә командалары ярышты
Көн темасы

Иске Иркәнәштә үткәрелгән Кыш озату бәйрәмендә Кыш Бабай һәм Нәүрүзбикә командалары ярышты

Чараны ике авыл мәдәният йорты үткәрде

(Минзәлә, Илшат Вагыйзов, “Минзәлә-информ”) Иске Иркәнәштә Кыш озату – Нәүрүз спорт уеннары белән үрелеп барылды. Бу хакта әлеге бәйрәмдә Кыш Бабай ролен башкарган Иркәнәш авылы мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Вәсилә Мөҗипова:

- Бәйрәмне Иркәнәш авылы китапханәсе һәм шулай ук Тегермәнче авылы мәдәният йорты белән берлектә үткәрдек. Аның мөдире Алсу Гыйльфанова Нәүрүзбикә ролен башкарды. Бәйрәмгә килүчеләрне ике командага бүлеп, уеннар оештырдык, дип хәбәр итте.

Шулай ук бәйрәмгә килүчеләр өчен коймак пешерелде, самавыр кайнап торды.

Әлеге кызыклы чараны үткәрүгә бертуган Илгиз һәм Азат Шәкүровлар, Фаил Абдуллин, Әнвәр Сибгатуллин, Зиннәт Хисамов, Марат Фазлыев гаиләләре матди ярдәм күрсәттеләр.

 


Нет комментариев