Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Искитмәле карачкы Мәлкән каргаларын куркыта

«Минзәлә-информ» филиалы бакчачылар, шәхси йортларда яшәүчеләр өчен “Искитмәле карачкы”, “Чәчәк патшалыгы”, “Тәмле түтәл” номинацияләре буенча конкурс игълан иткән иде.

(Дифиза Нуриева, “Минзәлә-информ”)

Шушы көннәрдә инстаграм социаль челтәре аша “Искитмәле карачкы” номинациясенә Мәлкәндә яшәүче Эльвира Хузина видео һәм фото җибәрде.

–Бездә карга бик күп. Түтәлдәге җиләк-җимеш һәм яшелчәләрне чүпләргә генә торалар. Калдык постык төзелеш материалларын һәм машина, велосипед запчастьларыннан эретеп ябыштырып ясадык. Аскы өлешенә пружина (амортизатор) беркеттек, бу инде җил искәндә карачкыны хәрәкәт иттерү өчен. Шундый карачкы ясау идеясы узган җәйдә үк туган иде, ә мондый карачкыны беренче тапкыр интернет челәрләрендә күреп алган идем. Ә быел исә эштәге егетләр үзләре ясап карарга булды. Хәзер ул түтәлләрне саклый, шуны куйганнан бирле бер генә карганың да төшкәне юк әле. Карга түгел, үзең куркырсын, ди карачкылары турында Эльвира.

 

Әлеге конкурска сездән фотолар һәм видеолар көтеп калабыз. Безгә языгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев