Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

«Юбилейный» — Минзәләдә иң яхшы спорт мәктәбе

Татарстан спорт министрлыгы ел саен үткән ел нәтиҗәләре буенча иң яхшы тренерларны, спортчыларны җыеп, аларны зурлый.

(Илдус Шаһиев, Минзәлә-информ)

Быел бу олы җыелышка Минзәләдән «Юбилейный» спорт мәктәбе вәкилләре чакырылган иде.

Виктор Беспалов белән Әлфир Сафиуллин — тренер эшенә бирелгәнлек, Рәмзил Бәдриев — Татарстанда физик культура һәм яшьләр спортын үстерүдәге өлеше , ә Рузил Вәлиев спорттагы зур күрсәткечләре өчен министрлык грамоталарына лаек булдылар.

Исегезгә төшерәбез, безнең райондагы өч спорт мәктәбендә берничә дистә тренер, дистәләгән секцияләр эшли. Татарстан күләмендә танылучыларны котлыйбыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев