Иван Жернаков Олимпиада чемпионы
Кичә язган идек, Казанда башланган Махсус Олимпиаданың бердәм уеннарында Минзәлә мәктәп- интернат мәктәбеннән 21 бала- спортчы катнаша.
Илдус Шаһиев, Минзәлә- информ
Алар әлеге ярышларга бик ныклап әзерләнделәр. Беренче көннең беренче нәтиҗәсе бик сөенечле. Иван Жернаков - дэю- до буенча Махсус Олимпиада чемпионы.
Нурхади Гыйльфанов, мәктәп- интернат директоры: Иван сигезенче класста укый. Укуга да спортка да бик җаваплы карый. Бүген ул 46 килограмга хәтле үлчәү авырлыгында җиңүче булды. Аның туганнарын Иванның җиңүе белән котлыйбыз. Иванның абыйсы белән энесе уйнаган безнең волейбол командасы полуфиналга чыктылар инде.
Безнең өчен дә горурлык бу. Без Татарстан данын яклап чыгыш ясыйбыз бит.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев