Кадрәк мәктәбендә Хәйрия ярминкәсен уздырдылар
Чарада җыелган акча махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итеп җибәреләчәк
Илшат Вагыйзов, «Минзәлә-информ»
Кадрәк төп гомумбелем мәктәбендә оештырылган Хәйрия ярминкәсе зур әзерлек белән үтте. Чарада укытучылар, хезмәткәрләр, әти-әниләр, укучылар, балалар бакчасы коллективы, Кадрәк авыл җирлеге хезмәткәрләре, Кадрәк, Җәмәк авылында яшәүче авыл кешеләре катнашты.
— Җыелган акчалар — 32 мең 92 сум — махсус хәрби операциядәге егетләребезгә гуманитар ярдәм итеп җибәреләчәк, — дип хәбәр итә ярминкәне оештыручылар.
Җирлектә үткәрелүче күп чараларның иганәчесе Җәмәк авылыннан Фәрих Хәбибуллин ашлык һәм бал, Кадрәк авылының аш-су остасы Рәмзия Сабирҗанова чәкчәк белән сәүдә итте. Яңа Тәкермәннән Фәрит-Әлфия Мияссаровлар ярминкәдә сатарга сөт бирделәр
Ярминкәдән соң мәктәп ишегалдында һәркем Лилия Хуҗина пешергән коймаклар белән чәй эчте.
Кадрәк мәктәбендә махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм җыю буенча эш актив алып барыла. Кадрәк авыл җирлеге башлыгы Хәлил Нәбиуллин да мәктәптә чаралар үткәрүдә һәрдаим ярдәм итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев