Аларны ике номинациядә билгеләп үттеләр
(Минзәлә, Илшат Вагыйзов, “Минзәлә-информ”) Күпмилләтле якшәмбе мәктәпләре һәм ТР мәгарифенең этномәдәни компонентлы мәктәпләре укучылары фестиваленең Гала-концертында Калтак урта мәктәбе укучылары "Ложкарьләр ансамбле" халык иҗаты номинациясендә 1 урынны яуладылар. Шул ук мәктәптән "Изи шудыр" ансамбле "Хореография" номинациясендә 2 дәрәҗә диплом белән бүләкләнде (җитәкчесе Л.М. Шутова).
Бу фестиваль Казан шәһәренең Идел буе физик культура,спорт һәм туризм дәүләт академиясе базасында узды.
Нет комментариев