9 сентябрьдә бердәм сайлаулар көнне Минзәләдә дә берничә участокта сайлаулар үтәчәк.
Партияләр үз кандидатураларын тәкъдим итә башладылар инде.
Аеруча шәһәрдә депутатлыкка кандидатлар исемлеге кызыксыну белән көтелә. Чөнки бер участокта үткән кандидат, депутат булып сайлангач, шәһәр башлыгы урынбасарлыгына тәкъдим ителергә мөмкин. “Бердәм Россия” партиясе үз кандидатларын башта беренчел тавыш бирү юлы белән сайлап алачак.
Шуңа күрә, 22 июль көнне әлеге кандидатлар партиядәшләре каршында чыгыш ясап, үз платформаларын тәкъдим итәчәкләр.
Нет комментариев