Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Каран Азик авылында яшәүче Люба әби Минзәлә юлчыларына бик рәхмәтле

Хәер, бу авылның асфальт юлыннан йөри башлаячак һәркем юлчыларга гына түгел, ходайга рәхмәт укып торачакларына шигем юк.

(Илдус Шаһиев, "Минзәлә- информ")
Юллы булу озаккарак китте шул. Авылда яшәүчеләр күп түгел, әмма тормыш булгач, аралашмыйча, туганнарсыз яшәп булмый бит. Елның төрле вакытында күрешү өчен яхшы юл кирәк. Җирле властьлар авылга игътибар итмиләр, дип әйтергә беркемнең хокукы юк. Авыл ягыннан юлга вак таш салынган, Люба әби йортына хәтле, программа нигезендә, яктырткычлар урнаштырылган. Төнлә дә бик якты була, диде 90 яшьлек әңгәмәдәшебез.
Марат Сәмигуллин, "Татавтодор"ның Минзәлә филиалы директоры:
-Каран- Азик авылына юлны башта вак таштан салырга планлаштырылган иде. Андый түшәлмә эксплуатацияләгәндә озакка чыдамый. Шуңа без бу юлга асфальт салу өчен документларны яңадан эшләттек. 1,3 чакрымлы асфальт юлның киңлеге дүрт, ә юл кырыйлары ике яклап таштан берәр метр киңлектә булачак.
Биредә эш комплекслы оештырылган. Асфальт өэлексез китерелә. Өч техника җәелгән асфальтны тыгызлап тора. Мондый темпта эшләгәндә юлчылар әлеге участокны озакка сузмыйча куллануга тапшырачаклар да! 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев