Казанда Минзәләнең мәдәни көне үтте
Районда яшәүчеләрнең тарихи көнкүрешен, бүгенге җитештерүчеләрнең хемәтен чагылдырган фольклор ансамбльләренең чыгышы- презентациясе белән үрелеп барган күргәзмә, концерт Татарстан күләмендә үткәрелгән чара кысалаларында «Әкият» мәдәният үзәгендә үтте.
(Илдус Шаһиев, «Минзәлә- информ»)
Бу тема буенча Татарстанның барлык районнары да республика башкаласының төрле мәдәни үзәкләрендә чыгыш ясады. Өченче ноябрьдә Республика Рәисе, концертларга бәя биреп йөрүче жюри карары белән җиңүчеләрне бүләкләячәк.
Приз фонды зур. Безнең районның презентациясе, концерты бу конкурста лаеклы урын алып тора.
Безнең иҗат коллективы әлеге концерттан ВК дагы төркемдә турыдан-туры эфир алып барды, видеороликлар куйды. Шуңа күрә анда кемнәр катнашуын санап чыгу мәҗбири түгел. Без бу миссияне газетага материал әзерләгәндә үтәрбез.
Гөлчәчәк Габдрахманова, район мәдәният йорты директоры:
— Сүз барган чараны үткәрү өчен Казанга өч йөздән артык якташыбыз барды. Кешеләрне, декорацияләр һәм реквизитларны алып бару өчен унбер техника кирәк булды. Безнең коллективлар һәр участокта уңышлы чыгыш ясады дип уйлыйм. Шуңа делегациянең һәр әгъзасына, техника белән тәэмин иткән җитәкчеләргә зур рәхмәтемне җиткерәм.
518 тамашачы сыйдырышлы зал тулы диярлек иде. Һәр чыгыш ясаучыны алкышларга күмделәр. Казанда яшәүче минзәләлеләр әлеге концертка килә алулары өчен бик шат булуларын әйттеләр.
Райондашларын концертын тыңларга килүчеләрне район башлыгы урынбасары Наил Хисамбиев сәламләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев