Тиздән 2021 елның беренсе ярты елына "Минзәлә"- "Мензеля" газетасына яздыру буенча иң актив эшләгән почта бүлекчәсенә менә шушы күчмә Кубок һәм бүләкләр тапшырылачак.
Күчмә Кубокка ия булу өчен шушы территориядә яшәүчеләрне мөмкин кадәр күбрәк гаетага яздырырга һәм подписканы ярты елга оештырырга кирәк. Кубокны кайсы коллективка тапшыруыбыз хакында тиздән белерсез. Социаль челтәрләрдә безнең белән калыгыз, район газетасын даими укып барыгыз!!
Исегезгә төшерәбез, 15 апрельгә кадәр 2021 елның икенче яртысына район газетасына 628,50 сумга язылырга мөмкин.
Нет комментариев