Хатын-кызлар көненә багышланган концерт
Көн темасы

Хатын-кызлар көненә багышланган концерт

Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры бинасында Халыкара хатын-кызлар көненә багышлап зур концерт булды.

Концерт башында тамашачыларны Халыкара хатын-кызлар көне белән район башлыгы урынбасары вазыйфаларын башкаручы Наил Хисамбеев  тәбрикләде.

Бәйрәм уңаеннан Муса Җәлил исемендәге Минзәлә педагогия көллияте студентлары, укытучылары “Мәхәббәт, Хатын-кыз, Яз...” дигән бик эчтәлекле концерт әзерләгәннәр, тамашачылар аларны зур алкышларга күмделәр. Педагогия көллиятендә белем алган, хәзерге вакытта танылып килүче артистка, шәһәрдәшебез,якташыбыз Лилия Шаймухаметова чыгышы тамашачыларны тагы да җанландырып җибәрде,  аның чыгышы нур-өстенә нур булды. Концерт азагында педагогия көллияте директоры Ренат Ибраһимов  хатын-кызларны бәйрәм белән котлап, хезмәткәрләренә чәчәкләр тапшырды, шулай ук педагогия көллияте егетләре залда утырган һәр тамашачы хатын-кызга тюльпанар бүләк иттеләр. 


Нет комментариев