Көн темасы

Хәерле, изге юллар сиңа, “Дуслык күпере”

Бүген Уфада ике көнгә сузылачак Татарстан көннәре башланды. Башкортстанга 500 кешелек республика делегациясе китте. Ике республиканың дуслык җепләре ныгытуын күрсәтүче факт булып Казанда үткән “Дуслык күпере” фестивале тора. Концертта барлыгы 237 артист катнашкан, шуларның 103 е Башкортстаннан килгән.

–Фестиваль татарлар һәм башкортлар күпләп яши торган Россиянең 16 төбәге буенча гастроль турлары оештыра. Шул ук состав белән алар Саратов, Магнитогорск, Пермь, Нижневартовск, Пенза, Ульяновск, Самара, Оренбург, Стәрлетамак, Чиләбе, Екатеринбург, Төмән, Сургут шәһәрләрендә концерт куячак. Фестиваль 26 апрельдә Уфа шәһәрендә тәмамлана. Сораучылар күп булгач, Уфадан кайтышлый Чаллыга да кереп чыгачаклар.

Хәерле, изге юллар сиңа “Дуслык күпере”!


Нет комментариев