Хуҗәмәт авылы мәдәният хезмәткәрләре сугыш чоры баласы Флүрә Әхмәдиева белән туры эфир үткәрделәр
Аларның визиты Флүрә ханымның туган көненә туры килгән булып чыкты
Илшат Вагыйзов, “Минзәлә-информ”
Хуҗәмәт авылы мәдәният йорты мөдире Наилә Вәлиева һәм мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе, авылның китапханәчәсе Гөлфинә Әминова авылдашлары, сугыш чоры баласы Флүрә Әхмәдиева янында кунакта булып, аның белән туры эфир оештырдылар.
Наилә Вәлиева:
- Флүрә апа шәһәр кызы.Ул Әгерҗе шәһәрендә туып үскән. Сугыш башланган чагында биш яшьтә генә булуына карамастан,ул көнне бик хәтерлим, ди Флүрә апа. “Әтиебез бик бала җанлы кеше иде...сугыштан әйләнеп кайтмады, хәбәрсез югалды дигән хәбәре генә килде”, - ди ул.
Әниләре белән өч бала кала. ”Әти киткәндә,әниебез дүртенчегә авырлы булып калды.Тик кечкенә апаебызның гомере бик кыска булды шул...бер яшь тә ике айлык чагында кинәт чирләп китеп, дөнья куйды”, - дип истәлекләре белән уртаклаша Флүрә ханым.
Сугыштан соңгы авырлыкларга да карамастан,мәктәпне яхшы билгеләренә тәмамлап,укуын Казанда дәвам итә Флүрә апа.Укып бетергәч билгеләмә буенча Хуҗәмәт авылына эшкә җибәрәләр аны. Шунда ул үзенең ярын очрата.Тормыш корып, матур гомер итәләр. Иптәше Мансур абый гына иртәрәк китә бу дөньядан. Кызы Нуриясы да яшьли дөнья куя.
Бүгенгесе көндә Флүрә апа улы Фазыл, килене Гөлфәрия тәрбиясендә яши.
Мәдәният хезмәткәрләренең визиты Флүрә Әхмәдиеваның туган көненә туры килде. Алар каһарман буын вәкиле булган авылдашларына иң якты теләкләрен җиткерделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев