Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Кишер уңышы былтыргыдан югарырак

Сугару эшен дөрес оештыру КФХ “Дәүләтов” ка яңа үрләр яуларга булыша

(Минзәлә, Илшат Вагыйзов, Минзәлә-информ)

Югары Тәкермән авылының данлыклы фермеры Нәсим Дәүләтов басуларында бүгенге көндә кишер алалар. “Уңыш былтыргыдан югарырак, үткән ел гектарыннан 45 тонна чыкса, быел 65 тонна”, диләр биредә. Калган культуралар: бәрәңге, кәбестә, чөгендер, суганның да уңышы быел югарырак. 190 гектарда утыртылган бәрәңгенең уртача уңышы 327 ц биргән.

КФХ җитәкчесе Нәсим Дәүләтов Һава торышы әйбәт килде генә дип салынып ятарга яратмауларын аңлатып, үзләрендә сугару эшен дөрес оештырылганын билгеләп үтте:

- Һәрбер культура үзенә тәрбия бирүне таләп итә. Шул ук су сибү эшен дөрес оештырсаң, уңышны бермә-бер югары алырга була, - диде.

Алар җитештергән продукциягә сорау да зур – федераль сәүдә челтәрләре белән хезмәттәшлек итәләр. Күптән түгел исә Казаннан тагын бер сәүдә челтәре белән хезмәттәшлек итә башлаганнар.

Быел беренче тапкыр чәчелгән арпаның да уңышы зарланырлык түгел – гектардан 40 центнер.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев