Китапханә Минзәлә интернат - мәктәбе укучылары белән наркотикларга каршы тематик сәгать үткәрде
Көн темасы

Китапханә Минзәлә интернат - мәктәбе укучылары белән наркотикларга каршы тематик сәгать үткәрде

1 март - Халыкара наркомания һәм наркотикларның канунсыз әйләнешенә каршы көрәш көне.

(Минзәлә, Илшат Вагыйзов, «Минзәлә-информ») Үзәк китапханә хезмәткәрләре Минзәлә интернат-мәктәбенең 6 нчы сыйныф укучылары (сыйныф җитәкчесе Суздалева И.В.) “Без наркотикларга – юк дип әйтәбез!” дигән тематик сәгатькә чакырдылар

Чараның алып баручылары балаларга наркотикларның никадәр зыянлы икәнлеге турында тулы мәгълүмат бирделәр.

Чараның практик өлешендә «куркыныч сызыгы»дигән уенда катнаштылар. Чара ахырында балалар "Наркомания-киләчәк буыннар өчен куркыныч дип саныйсыңмы? дигән анкета сорауларына җавап бирделәр. Соңыннан балалар "Начар гадәтләргә – юк" дигән китап күргәзмәсе белән таныштылар.
 

 


Нет комментариев