Колотов истәлегенә турнирда Минзәлә футболчылары җиңде
Көн темасы

Колотов истәлегенә турнирда Минзәлә футболчылары җиңде

Ярышларда 9 команда катнашты

Минзәлә шәһәре «Олимп» командасы В. М. Колотов истәлегенә үткәрелгән турнирда 1 нче урын яулады. Традицион турнир Казан шәһәрендә узды. 2012 елгы «Олимп» командасы (тренер — Рөстәм Саранов) Казан (Татарстан), Ижевск (Удмуртия), Энгельс (Саратов өлкәсе) командалары белән көч сынашты. 

Шулай ук Минзәлә командасыннан Илназ Әхмәтшин турнирның иң яхшы капкачысы итеп танылды. 
 


Нет комментариев