Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Коноваловка авылы ир-егетләре авылны сулы итте

Ни генә дисәң, сусыз дөнья сансыз.

Илдус Шаһиев, Минзәлә- информ
Авылда су беткәч, җирлек башлыгы Сәрия Билалова социаль челтәрдәге авылдашлар төркеме аша мөрәҗәгать белән чыкты.
Озак үтми авыл томышына битараф булмаган бер төркем ир- егет су башнясы янына җыелды. Насосны тартып алып, көйләп тә куйдылар.
Сәрия Билалова, авыл җирлеге башлыгы:
-Безнең җирлектәге авыл кешеләре бик бердәм. Күптән түгел Тупач авылындагы су башнясының насосы янып чыкты. Авылда яшәүчеләр бер көн эчендә акча җыйдылар, барып алып кайттык һәм урнаштырдык. Рәхмәт аларга, мәхәллә формасында яшәү үрнәге шул буладыр инде. Коноваловка авылында насосны эшләтеп җибәрүдә электрик Касым Джанайков, Минзаһит Гиниятуллин, Мулланур Хәмитов, Николай Мыльников, Николай Зотов, Инсаф Хәбиров, Флер Каюмов, Фанис Әхмәтов риясыз хезмәтләрен куйдылар. Рәхмәт аларга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев