Коноваловка мәктәбендә Геройлар партасы ачылды
Махсус хәрби операциягә китүче авылдашларының портретлары стендка тупланды.
Әлегә авылдан махсус хәрби операциягә китүчеләр саны башка җирлекләрдән күбрәк.
(Илдус Шаһиев, Минзәлә — информ)

Кызганыч, һәлак булучылар да бар. Аларның күбесе төрле вакытларда шушы мәктәпне тәмамлаган.
Тантаналы чараны күңелләргә үтеп керерлек итеп укытучы, районда иң яхшы мәктәп музеен оештыручы, җитәкчесе Венера Пучкова алып барды. Азат Гәрәев җитәкләгән мәктәп коллективы әлеге чарага үтә дә җаваплы әзерләнгән.

Сценарийда сүнмичә калган шәм — хәтер белән чагыштырсаң, герой партасы ачу тантанасы һәр баланың күңелендә уелып калачагына һич шик юк. Һәлак булучыларның туганнары өчен парта — горурлык булып торса, балалар өчен үрнәк булырлык геройларны хәтердә тоту мизгелләре.
Геройлар партасы һәм бүгенге сугышчылар портретлары куелган стенд балалар даими йөреп торучы коридорга урнаштырылды. Партага беренче булып утыру хокукы уку алдынгылары Ранитта Тимерхановага һәм Ислам Салиховка бирелде.

Мәктәптәге тантанага МХО ветераннары Денис Денисов, Рөстәм Низамов, сугышта һәлак булучыларның туганнары чакырылган иде.
Мәктәп директоры Азат Гәрәев, Рөстәм Низамов һәм Николай Секунов патриотизм, героизм белән бәйле бик эчтәлекле нотык тоттылар.
Сугыш кырында һәлак булган Степан Трифоновның хатыны Айсылу музейга иренең шәхси әйберләрен бүләк итте.

Экспонатларга бик бай музей хәзерге сугыш кырындагы экспонатлар белән дә тулыланган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев