Быел милади календарь Корбан гаете буенча 20 июль көненә туры килә.
(Илшат Вагыйзов, "Минзәлә-информ")
Имам-мөхтәсиб Рәмзил хәзрәт Садыйков:
- Яңгыр комаучауламаса, быел гает намазын ачык һавада, мәчет каршында үткәрергә планлашырабыз. Иртәнге 6:30 да гомуми вәгазь белән башлап җибәрәчәкбез дә, гает намазы сәгать 7.00 дә укылачак, - дип хәбәр итте.
Бәйрәмгә шәхси намазлыклар, битлекләр белән килү сорала.
Шулай ук имам-мөхтәсиб корбан чалу тәртибе буенча сораулар туган очракта мәчеткә мөрәҗәгать итәргә кирәк, диде.
Нет комментариев