Кучканка елгасы аша салынган җәяүлеләр күпере яңару кичерә.
(Илдус Шаһиев, "Минзәлә-информ"). Аны салганга берничә дистә ел үтте инде. (Укучыларыбыз арасында конкурс:кем төгәл итеп күпернең кайсы оешма тарафыннан ничәнче елны салынганын тулы итеп яза -автордан традицион кружка). Бәләкәй генә чишмәнең биек ярларын тоташтырган басма-күпер бик уңайлы килеп чыкты. Җәяүлеләр өчен дә, шуннан үткәндә чүп ташлап китүчеләр өчен дә... Күпер астына җыелган чүпне капчыклап яр битенә күтәреп ташыган кешеләрнең кахәрләвен алар бәлки тоеп, үзләрен очкылык тоткандыр. Шулай булсын иде. Яңарган күпер асты чиста торыр иде...
Яңаргач аның яннарына челтәр куячаклар. Түбә дә матурлык өстәячәк.
Исегезгә төшерәбез, ремонт эшләре былтыр референдумда кабул ителгән берничә объект кебек үзара салым акчасына башкарыла. Теләсәң була икән бит.
Бу атнада булган җитәкчеләр киңәшмәсендә район башлыгы Айдар Салахов болай диде:
- Република Президенты, финанс кыенлыгына карамастан, үзара салым программасын калачагын әйтте. Киләсе елда шушы программа нигезендә нинди эшләр башкарырга җыенуыбыз хакында бүгеннәннән үк райондашларыбыз, сөйләшә, киңәшә башларга вакыт!
Нет комментариев