Күчмә поликлиника Минзәлә районы Тауасты Байлар авылында халыкны кабул итә
Көн темасы

Күчмә поликлиника Минзәлә районы Тауасты Байлар авылында халыкны кабул итә

Бу атнада Чаллының 5нче шәһәр хастаханәсенең күчмә поликлиникасы Минзәлә районының Тауасты Байлар авылында эшли.

Авыл халкы районнан читкә чыкмыйча, медицина тикшерүләре уза һәм белгечләрдән консультация ала ала.

Узган атнада Чаллы табиблары Бикбау авылында кабул итү үткәрде. Алар 277 пациентны карады, 775 консультация бирде, 398 лаборатор һәм инструменталь тикшеренү үткәрде. 178 кеше өстәмә тикшеренүгә җибәрелде.

Ел башыннан «Озак һәм актив тормыш» илкүләм проекты кысаларында күчмә поликлиника 6368 пациентка хезмәт күрсәтте. Табиблар 17 746 консультация үткәрде, 10 793 лаборатор һәм инструменталь тикшеренү башкарды.

Киләсе атнада күчмә медицина комплексы Минзәлә районының Тулбай авылында халыкны кабул итәчәк.


Нет комментариев