Минзәлә районында рапс суктыру төгәлләнде
Көн темасы

Минзәлә районында рапс суктыру төгәлләнде

Районыбыз хуҗалыклары рапсны 8153 гектарда үстерделәр.

Район хуҗалыклары көмбайнчылары рапс урагын тәмамлап куйдылар. Район буенча рапсның һәр гектарыннан уртача 20,3 центнер уңыш чыкты. Рапстан иң югары уңышны «Ильнур» КФХсы игенчеләре алдылар, алар 556 гектар рапсның һәр гектарыннан уртача 28,8 центнер уңыш җыеп алдылар.

Рапстан иң түбән уңышны «Әнәк» агрофирмасының Мөшеге бүлекчәсе игенчеләре алдылар, аларда гектар күәте нибары 14 центнер тәшкил итте. Шулай ук техник культуралардан: киндер, гәрчич сыктуру да төгәлләнде.


Нет комментариев