Әлеге культураны быел районыбыз хуҗалыклары барлыгы 4264 гектарда иктеләр, шуның 25 процентка якын мәйданы урып-җыеп суктырылды.
Район буенча көнбагышның уртача уңышы һәр гектардан 29,9 центнер тәшкил итә. Бу эшкә иң беренчеләрдән булып «Калморза» хуҗалыгы керешкән иде. Хуҗалык комбайнчылары атна азагына көнбагыш суктыруны тәмамлаячаклар. Хуҗалык комбайнчылары 790 гектар көнбагышны суктырып алдылар һәм уртача гектар күәте-уртача 30 центнер тәшкил итә.
Шулай ук «Заиковский» хуҗалыгы да көнбагыш урагында сынатмады, алар 200 гектарда көнбагыш суктыруны тәмамлап куйдылар. Хуҗалык комбайнчылары һәр гектардан уртача 31 центнер көнбагыш суктырып алдылар. «Ильнур» КФХсы комбайнчылары 60 гектарда көнбагышны суктырдылар, аларда гектар күәте әлегә 31 центнер тәшкил итә.
Нет комментариев