Ярминкәдә 87 мең сум акча җыелган.
Махсус хәрби операциядәге егетләребезгә ярдәм йөзеннән Кадрәк авыл җирлеге, мәктәп коллективы, ата-аналар, бюджет өлкәсендә хезмәт куючылар, Кадрәк, Яңа Тәкермән, Җәмәк, Иске Мунча, Мортыш -Тамак авылы халкы тарафыннан "ЗУР ХӘЙРИЯ ЯРМИНКӘ"СЕ гөрләде.
Изге эштә үзләренең хезмәт җимешләре белән катнашкан авылдашларыбызга зур рәхмәтләребезне җиткерәбез. Ярминкәдә урнаштырылган "Хәйрия тартмасы"на үзләреннән өлеш керткән якташларыбызга да чиксез рәхмәтләребез барып ирешсен. Бу чара, гади ярминкә генә түгел, чын мәгьнәсендә дуслык, бердәмлек бәйрәме дә. Чарага килүчеләр һәрвакыттагыча Хуҗина Лилиянең тәмле коймаклары белән сыйланды.

Ә ярминкәдән кергән акча махсус хәрби операциядәге авылдашыбыз Гарнышев Робертка блиндажлар, окопларга фанералар, такталар алу өчен тапшырыла. Шулай ук Минзәләдге картлар һәм инвалидлар йортына тәмле күчтәнәчләр дә илтәбез. Бу изге эштә катнашкан барлык зур йөрәкле авылдашларыбызга (алар бик күп) сәламәтлек, күңел тынычлыгы телибез. Илләребез тынычланып, егетләребезнең исән-имин кайтуларын түземсезлек белән көтәбез.
Картлар йортында яшәүче Җәмәктән Фоат абый янына барып кайтырга өлгердек инде, дип хәбәр итәләр безгә Кадрәк мәктәбеннән.

Нет комментариев