Алып баручылар милли традицияләре һәм авылның тарихы турында сөйләделәр
Калтак авыл клубында яңа уңыш җыеп алуга багышланган «Угинде Пайрем» бәйрәме уңаеннан зур концерт булды. Сәхнәдә Яр Чаллыдан мари җырларын башкаручы Татьяна Закирова, Минзәләдән рус җырларын башкаручы Станислав Павлов, Флера Рязанова, клуб хезмәткәре Марина Бекмурзина чыгыш ясады. Шулай ук мари биюләре белән тамашачыларны Владимир Абдулгараев һәм Ильмира Асманова сөендерде.
Нет комментариев