Бәйрәм күп уңай эмоцияләр бүләк итте
Тауасты Байлар авыл китапханәсендә «Иске Яңа елда могҗиза» дип исемләнгән бәйрәм үткәрелде.
— Кичәгә авылыбызның иң актив китап укучылары җыелган иде. Алар барлык төр конкурсларда, хәрәкәтле уеннарда бик теләп катнаштылар, — дип хәбәр итә «Минзәлә-информ» га Тауасты Байлар авыл китапханәсе мөдире Маргарита Гәрәева.
Бәйрәмгә Кыш бабай белән Кар кызы да килде. Алар үзләренең котлауларын, изге теләкләрен җиткерделәр һәм иң күп китап укучыларны бүләкләделәр.
Нет комментариев