Бу көннәрдә шәһәребезнең Ленин урамында төзүчеләр актив эш алып бара.
(Флүрә Мусина, “Минзәлә-информ”)
Ленин урамында мәчет буеннан башлап Минзәлә яр буена кадәр тротуар салына. Тротуар салуга 4,8 млн сум үзара салым акчасы юнәлтелә. Биредә “Автострой” ПКФ ҖЧҖ эшчеләре хезмәт куя.
–Безнең бригада әлеге участокта өченче көн эшли. Биредә 6 эшче хезмәт куя, ике техника катнаша. Бер көндә 160 кв.м тротуар асфальтлана, 250 кв.м ком-вак таш катнашмасы салына. Әлеге урамда 420 метр тротуар асфальтланды инде. Бер-ике көндә әлеге участокта эшне төгәллибез, – ди оешма бригадиры Алексей Триногин.
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
MAX: Новости Мензелинска - Мензеля онлайн
Одноклассники: ok.ru/menzelinsk
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев