Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Лилия Тарханова һәм Фёдор Кузнецов «Мой Мензелинск» җырын тәкъдим иттеләр

Авторлар җыр Минзәләнең рус телендә үзенчәлекле гимны булыр дип ышана

Илшат Вагыйзов «Минзәлә-информ»

Күптән түгел Яр Чаллы шәһәренең «Энергетик» мәдәният сараенда үткәрелгән талантлы җырчы, композитор, педагог Лилия Тарханованың иҗат кичәсендә киң тамашачыга “Мой Мензелинск” дигән яңа җыр тәкъдим ителде.

- Минзәлә турындагы русча җыр идеясе күптәннән уйда иде. Минем иҗат кичәсе бу хыялны тормышка ашыру өчен этәргеч булды, - дип сөйләде Лилия Тарханова. - Федор Кузнецов миңа берничә текст  табып бирде, алар арасында үземә ошаганын сайлап алдым. Кызганычка каршы, авторны без белмибез. Мин 6 дүртьюллыктан 4 сен сайлап алдым һәм  кушымтаны үзем иҗат иттем. Аннан соң без аранжировкага заказ бирдек, бэклар яздык һәм Федор "Мой Мензелинск"дигән җыр-гимнны искиткеч башкарды.

Лилия Тарханова  әйтүенчә, җыр жанры - гимн очраклы гына сайланмаган.

- Без җырның олы кешеләрдә генә түгел , балаларда да горурлык , мәхәббәт һәм соклану уятуын , шул рәвешле туган җиребезгә карата патриотизм тәрбияләвен теләдек, - дип билгеләп үтте ул.

Җырны безнең ВК сәхифәсендә тыңлагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев