Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Мәктәп- интернат спортчыларына медальләр һәм бүләкләр тапшырылды

Мәктәп- интернат укучыларының Махсус Олимпиада уеннарыннан зур җиңүләр белән кайтулары хакында хәбәр иткән идек инде.

Илдус Шаһиев, Минзәлә- информ
Бүген алар белән очрашуга район башлыгы Айдар Салахов, Татарстанның Дәүләт Советы депутаты Азат Хамаев килде. Алар балаларның җиңүләре белән сокландылар, район данын гына түгел, ярышларда Татарстан командасы составында катнашып медальләр яулаулары өчен рәхмәт белдерделәр. Җиде призлы урын яулап, ярышларга баручы һәр бала медаль белән кайтты. Индивидуаль төрләрдә генә түгел, өч команда составында да ярышты. Өстәвенә һәр балага һәм тренерларга Азат Хамаев әзерләгән кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.
Очрашу барышында ГТО нормативларын уңышлы үткән укучыларга алтын билгеләр бирелде.
Кунаклар коллектив белән очрашу алдыннан балаларның яшәү шартлары белән таныштылар. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев