Маликовлар гаиләсе Бикбауда кунак булды
Билгеле булганча, Рөстәм Маликов тумышы белән шушы авылдан.
(Дифиза Нуриева, “Минзәлә-информ”)
Шушы көннәрдә Бикбауда туып-үскән Татарстанның халык, Башкортстанның атказанган артисты Рөстәм Гали улы Маликов, ТРның атказанган артисты, атказанган сәнгать хезмәткәре Гүзәл Идрис кызы һәм уллары Муса белән Гайсә үз эшләре белән авылга кайттылар. Бу хакта безгә Бикбау авылы мәдәният йорты җитәкчесе Лилия Закирова хәбәр итте.
–Алар ямьле Ык буенда авылдаш дуслары белән очрашып, әңгәмә корып утырдылар. Артистлар гаиләсе хәтта кечкенә генә концерт та күрсәтте. Әлеге очрашу Валиевлар гаиләсе ярдәме белән оештырылды, – дип сөйләде ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев