Марат Җәббаров: «Минзәлә районының игенчелек буенча резервлары зур»
Көн темасы

Марат Җәббаров: «Минзәлә районының игенчелек буенча резервлары зур»

Минзәлә районында хисап сессиясе узды

(Минзәлә, Илшат Вагыйзов, “Минзәлә-информ”) Минзәлә районының хисап сессиясендә катнашкан Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров үз нотыгында районның игенчелектәге гаять зур резервлар булуын билгеләп үтте.

- Агросәнәгать комплексының йомгаклау рейтингы буенча Минзәлә район 14 нче урынны били һәм узган елга караганда 7 позициягә күтәрелде, - диде министр.

Районда эш итүче авыл хуҗалыгы предприятиеләре шул исәптән – чагыштырмача яңарак кына килгән көчле  инвесторлар “Август”,”Камский Бекон” гә, аграр тармакта эшләүчеләрне лаеклы хезмәт хакы белән  тәэмин ителешенә ныклы игътибар кирәклеген ассызыклады.

Терлекчелек тармагына килгәндә, инвесторлар белән берлектә сөт, ит продукциясен җитештерүне арттыру буенча планлы эш алып барылганын әйтеп, министр шәхси хуҗалыкларда мал санын саклап калу, арттыруга һәм үз эшен башларга теләүчеләргә һәръяклап ярдәм күрсәтергә кирәклеген билгеләп үтте.

Марат Җәббаров 2020 елда уңай нәтиҗә буларак районда консолидацияләнгән бюджетның керемнәр буенча 1118 млн.сум, ягъни расланган планга карата 104% күләмендә үтәлешен, 2020 елда җитештерелгән авыл хуҗалыгы продукциясе күләме 2627 млн. сум, (бу 2019 елга карата 106%), авыл хуҗалыгы продукциясен сатудан кергән акчаны 2044 млн. сум тәшкил иткәнен (109%) әйтеп узды.

Районның сәнәгать, авыл хуҗалыгы, сәламәтлек саклау, мәгариф, мәдәният, спорт һ.б. сфераларында 2020 елда башкарылган  һәм 2021 елга планлаштырылган эшләргә тирән анализ ясап, Минзәлә районы башлыгы Айдар Салахов та доклад белән чыгыш ясады.

- Районыбызда хәзерге заман таләпләренә туры килүче белгечләр әзерләрлек Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумы, педагогик көллияте, медицина училищесы булу – ул безнең конкурентлы өстенлек, - дип үз кадрларыбызны әзерләү буенча зур эш алып барылганын әйтте. Район территориясендә милли проектлар, республика программалары буенча, инвестицияләр җәлеп итү буенча башкарылучы эшләр белән таныштырды.

- Игенчелек өлкәсенә килгәндә, тулаем ашлык җыеп алуны 200 мең тоннага һәм һәр гектарга туры килүче физик затлардан салымны 1:1, ягъни 1 гектарга 1000 сум күрсәткеченә җиткерү өстендә эшлибез, - диде Айдар Салахов. Әлеге күрсәткечкә ирешкән “Заиковский” хуҗалыгын һәм районда яңа гына эшли башласа да, 1:0,6 күрсәткеченә ирешкән “Кама Беконы” эшчәнлеге уңай телгә алынды.

Минзәлә районы яшьләр һәм спорт бүлеге җитәкчесе Фаяз Хизбуллин районда яшьләрне толерантлык һәм үзара татулык шартларында тәрбияләү буенча нинди эшләр башкарылганы хакында сөйләде.

Минзәлә районы Аю авыл җирлегенең социаль-икътисади үсеше белән җирлек башлыгы Айрат Галимов таныштырды. Исегезгә төшерәбез,әлеге җирлек территориясендә Август компаниянең сөт комплексы төзелә, ул 2400 баш сыерга исәпләнгән.

Сессия эшендә шулай ук РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина һәм ТР Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Азат Хамаев катнашты.

Әлфия Когогина ТР ның ике дәүләт телендә – русча һәм татарча сөйләп – Дәүләт Думасы тарафыннан бөтен илебез, республикабыз, шул исәптән Минзәлә районында яшәүчеләрнең мәнфәгатьләрендә алып баручы эшчәнлек белән таныштырды.

Сессия кысаларында Минзәлә районы алдынгыларын бүләкләү дә булды - бу турыда аерым материалда укыгыз.

безнең өстәмә

Район мәдәният сараенда узган сессия башланыр алдыннан анда катнашучылар Минзәлә районы учреждениеләре, алдынгы хуҗалыклары әзерләгән күргәзмә белән таныштылар.


Нет комментариев