Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Матвеевка һәм Николаевка җирлекләрендә авыл җыеннары үтте

Бердәмләшеп эшләгәндә генә авыл җирлекләрендә матур нәтиҗәләргә ирешелә алганлыгы көн кебек ачык.

(Минзәлә, Илшат Вагыйзов, Минзәлә-информ) Минзәлә районы җирлекләрендә үтүче җыеннарның чираттагылары Матвеевка һәм Николаевка җирлекләрендә узды.

Ике җирлектә дә җыенны район башкарма комитеты җитәкчесе Камил Нәҗмиев алып барды.

Районыбызда алып барылган республика һәм район программалары белән таныштырып, Камил Нәҗмиев:

- Без шуны онытмаска тиеш, һәр җирлек башлыгы – беренче чиратта үз җирлегендә башкарылучы эшләрдә беренче үрнәк булырга тиеш. Шул ук вакытта җирлектә яшәүче һәркем башкарылучы эшләргә үз өлешләрен керткәндә матур нәтиҗәләргә ирешәчәгебезне аңларга тиешбез, - дип билгеләп үтте.

Әйе, ике җирлектә дә башкарылган эшләр җитәрлек – район җитәкчелеге һәм депутатлар корпусы ярдәмендә дә, милли проектлар, федераль һәм республикакүләм программалар буенча тормышка ашырылучы эшләр дә җирле халыкның тормышына уңай йогынты ясаганы көн кебек ачык. Ике җирлекнең депутатлары да – Эдуард Кузнецов һәм Александр Леванов та үз сайлаучылары белән тыгыз элемтәдә эшләп, әлеге җирлекләр, һәм, гомумән район тормышына зур йогынты ясыйлар.

Сорауларга килгәндә, Матвеевка җирлегендә җыен актив формада узды – юл чистарту, чүп чыгару һәм авыл янында төлкеләр, кабаннар очравы турында мәсьәләләр күтәрелде.                                                                                                                                                                                                                                                                Бер гражданин исә әле һаман да үз өе урнашкан җирләрне рәсмиләштерә алмавы турында гозерен белдерде. Шул ук вакытта авыл җирлеге башлыгы Айрат Нуриев чыгышыннан күренгәнчә, җирлек халкы арасында күпләп мал, кош-корт асраучылар да җитәрлек. Алдагы елларда да төп бурычларның берсе итеп хуҗалыкларда мөгезле эре терлек санын арттыруны күрәләр.

Җирлек өчен генә түгел, район өчен дә иң көчле инвесторларның берсе “Калморза” хуҗалыгы белән килешеп эшләү дә үзенең уңай нәтиҗәләрен күрсәтә.

Камил Нәҗмиев барлык күтәрелгән мәсьәләләне җентекләп тыңлап, тиешле оешмаларга күрсәтмәләр бирде.

Николаевка җирлегендә исә җирлек җитәкчесе Михаил Боковның авылдашлары белән уртак тел табып эшли алганнары ачык күренде. 2022 елга программага Николаевкада 200 урынлык клуб төзелеше кертелүе турында хәбәр дә җирлек халкы өчен зур шатлык булды. Биредә дә КФХ, шәхси хуҗалыклар һәм эшмәкәрләр, “Николаевское” ҖЧҖ һәм аларга өстәп 2018 елда кошчылык сферасында үз эшчәнлеген башлаган “Мензелинск-бройлер” оешмасының уңышлы эшчәнлек алып баруы әлбәттә, җирлекнең социаль-экономсик тормышына уңай йогынты ясый.

Ике авыл җыенында да район ветеринария берлеге җитәкчесе Артур Гафуров һәм Минзәлә урманчылыгы урманчысы Рамис Вәлиев докладлар белән чыгыш ясадылар

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев