Реклама
Көн темасы
Министр Марат Җәббаров Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумы студентлары һәм педагоглары белән очрашты
Минзәлә районына эшлекле сәфәре вакытында ТР премьер-министр урынбасары-ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров авыл хуҗалыгы техникумында булды.
(Флүрә Мусина, “Минзәлә-информ”)
2019 елда Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумы ресурс үзәге статусын алды. Татарстан Республикасының аграр профильдәге һөнәри белем бирү оешмалары рейтингында берничә ел дәвамында лидерлар бишлегенә ышанычлы керүче уку йорты да ул.
Техникумда авыл хуҗалыгы өчен иң кирәкле һөнәрләр һәм белгечлекләр: ветеринарлар, зоотехниклар, агрономнар, электриклар, механиклар, бухгалтерлар, пешекчеләр әзерләп чыгарыла. Быелгы уку елында техникумда укучылар саны 608, шуның 390ы – көндезге уку бүлегендә. Һәр елны 150-160 кеше әлеге уку йортын тәмамлап, белгечлек алып чыга.
Техникум директоры Эльвира Фәттахова укучыларның соңгы еллардагы уңышлары белән таныштырды:
– Техникум студентларының уңышлары күп. Әйтик, студентлар «Ворлдскиллс» чемпионатында катнашалар. 2020-2021 нче уку елында «Ворлдскиллс» төбәкара чемпионатында 9 студент 7 компетенция буенча катнашып, ике көмеш һәм ике бронза медаль яуладылар. Чыгарылыш укучыларын белгечлекләре буенча эшкә урнаштыру проценты республиканың урта һөнәри белем бирү учреждениеләре арасында уртача күрсәткечтән югарырак, 2020 елда – 63 процент, 2021 елда –75 процент. Техникумны тәмамлаган яшьләр үзебезнең һәм күрше район хуҗалыкларында, “Кама беконы” ҖЧҖ дә, “Август” компаниясе хуҗалыкларында, “КамАЗ” автомобиль заводында эшлиләр.
Кунаклар техникумның музеенда булдылар, лабораторияләр һәм мастерскойлар белән таныштылар. Кунакларны район башлыгы Айдар Салахов һәм техникум директоры Эльвира Фәттахова озатып йөрде.
Аннары министр Марат Җәббаров авыл хуҗалыгы техникумы студентлары һәм район педагоглары белән очрашты.
Очрашу барышында район башлыгы Айдар Салахов районда авыл хуҗалыгы белгечләренә ихтаыяҗ булуы турында сөйләде:
–“Камский Бекон” ҖЧҖ һәм Август компаниясе зур проектлар тормышка ашыралар. Соңгы 2-3 елда алар тарафыннан 10 млрд сумлык инвестицияләр кертелде. Районда ике зур терлекчелек комплексы төзелә, аларда 300 эшче урыны булдырыла. Шуңа күрә техникумны тәмамлаган яшь белгечләр кирәк булачак. Кама Беконында бүгенге көндә 37 мең сумнан 60 мең сумга кадәр хезмәт хакы түли. Аларга “сәнәк” белән эшли торган түгел, ә яңа механизмнар, программалар, роботлар белән эш итә белә торган белгечләр таләп ителә, – диде ул.
Министр Марат Җәббаров Минзәлә районында позитив тенденция күзәтелүен билгеләп үтте.
–Башка бер генә районда да сездәге кебек ике компаниядән мондый саллы инвестицияләр юк. “Кама Беконы” һәм “Август” компаниясе – болар җитди компанияләр, зур төзелеш алып баралар. Алар бүген производствода эшләргә профессионалларны эзлиләр. Чөнки моңарчы күрелмәгән заманча предприятиеләр, цифрлы юнәлештәге гадәти булмаган җиһазлар, шуңа күрә техникум студентларының, укытучыларның аларда практика үтүе бик яхшы, – диде Марат Җәббаров һәм техникум коллективын заман белән бергә атларга, федераль программаларда катнашырга чакырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев