Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумында гражданнар җыенында тормышчан мәсьәләләр күтәрелде

Җыен эшендә район башлыгы Айдар Салахов һәм ТР Дәүләт советы депутаты Азат Хамаев катнаштылар

Илшат Вагыйзов, “Минзәлә-информ”

Районда чираттагы гражданнар җыены Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумында әлеге уку йорты, педагогик көллият, медицина училищесы коллективлары белән очрашу форматында узды. Докладчылар чыгышы алдыннан район башлыгы Айдар Салахов узган ел дәвамында башкарылган һәм алдагы елга планлаштырылган эшләр белән таныштырды. Җыенның үткәрелү урынына бәйле рәвештә, төп акцент авыл хуҗалыгы сферасына ясалды. Районга килгән көчле инвесторларның эшчәнлеге алдынгы технологияләр кулланылып башкарылганын билгеләп үтеп, Айдар Салахов үзебездә кадрлар әзерләү мөһимлеген әйтте. Шул исәптән, авыл хуҗалыгы техникумында “цифрлы факультет” проекты тормышка ашыру планнары белән таныштырды.

Республика программалары, үзара салым нигезендә шәһәрнең йөзе елдан-ел матурая һәм гражданнар өчен уңайлы шартлар тудырыла. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Дмитрий Чухланцев һәм шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Шәйсуваров әлеге программалар нигезендә планлаштырылган эшләр хакында доклда ясадылар. “Камский бекон” АҖ генераль директорының персонал буенча урынбасары Фаил Газетдинов үзләрендәге эш шартлары һәм бүгенге көндә актуаль булган вакансияләр турында сөйләде.

Җыен эшендә катнашкан ТР Дәүләт Советы депутаты Азат Хамаев республиканың узган елгы социаль-иктисади үсеше күрсәткечләре белән таныштырды. Шулай ук районда мобилизацияләнүчеләргә гуманитар ярдәм җыю, аларның гаиләләренә ярдәм күрсәтүнең системалы алып барылуын билгеләп үтеп, әлеге дә үтә дә мөһим эшне дәвам итәргә кирәклегенә басым ясады.

Җыенда күтәрелгән мәсьәләләргә килгәндә, алар үзләренең тормышчанлыгы, көндәлек яшәешне яхшыртуга юнәлдерелгәнлекләре белән аерылып тордылар. Әйтик, “Ялкын” яшьләр үзәгендә тегү цехы ачылуын хәбәр иткән идек. Биредә шул исәптән мобилизацияләнүчеләр өчен кирәк-яраклар да тегәләр. Хәзер исә яңа җиһазлар алу сорала.

Тагын бер мәсьәлә – Минзәлә мәктәп-интернатына яңа спорт корылмасы кирәк. Шулай ук шәһәрдә 10 нчы санлы балалар бакчасын ремонтлау, педагогика көллиятенең тулай торагын реконструкцияләү, шәһәрдә яңа мәктәпкә ихтыяҗ булу мәсьәләләре күтәрелде.

Сорау бирүчеләр шәһәрдән Казанга автобус ихтыяҗы барлыгын әйттеләр. Шулай ук  язгы ташу вакытында “Элеваторный” бистәсендә шәхси йорт хуҗалыкларыга зыян салучы ташу сулары проблемасын хәл итүне дә сорадылар.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев