Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәлә боксчылары Рифат Шәфиев һәм Арсен Харисов җыелма команда составында Татарстан данын яклаячак

Бокс буенча Идел буе федераль округы беренчелеге Пенза шәһәрендә узачак.

(Дифиза Нуриева, «Минзәлә-информ»)

Бу атнада Минзәләдәге сборларга 2008-2009 елларда туган Татарстанның иң көчле боксчы егетләре җыелды. Сборларда егетләр үз осталыкларын камилләштерәләр, Айрат Хаматов исемендәге спорт мәктәбендә парлы спаррингларда көчләрен сынашалар, «Алан» балалар лагеренда яшиләр, Минзәлә шәһәренең башка спорт корылмаларына йөриләр.

Бокс буенча ТР җыелма командасы составына безнең иң көчле боксчыларыбыз — Айрат Хаматов исемендәге бокс мәктәбенә йөрүче Рифат Шәфиев һәм Арсен Харисов та керә. Аларның тренеры — Булат Кәримов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев